• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

29 апрельда Башкортстанның Октябрьский шәһәре Нарыш бистәсе мәчетендә “Башкортстан Республикасы авыл җирлегендә мөселман мәхәлләсе үсеше: тарихы, гореф-гадәтләре һәм киләчәге” темасына I төбәкара Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин (1893-1975) укулары үткәрелде. Җыен 1950-1970 елларда Нарыш бистәсендә имамлык иткән Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшиннең тууына 130 ел тулуга багышланды.


Укуларда татар авылының йөзен, гаилә гореф-гадәтләрен саклау, нәсел шәҗәрәсен төзү һәм авылда мөселман мәхәлләсен үстерү, хәйриячелек эшчәнлеген җәелдерү мәсьәләләре күтәрелде. Җыенда күренекле дин әһелләре, галимнәр, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Алар арасында Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрат Сабиров та булды. Ул чарада катнашучыларга сәлам сүзләрен җиткерде һәм мәхәлләнең рухи үсешендә тәсаввуфның роле турында сөйләде.
Чарада махсус чыгарылган «Исмәгыйль Сәлимшин кулъязмалары – мирас китабы»ның презентациясе дә оештырылды.