• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

11 августта, ягъни Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә мөселманнар Корбан бәйрәмен каршы ала. Ул көнне Апанай мәчетендә 3:30 да Коръән укыла башлый; 4:10 да - Гает вәгазе; 4:30 да - Корбан гаете намазы; 4:40 та Корбан гаете хөтбәсе укыла. Аннары Коръән укып, дога кылыначак.

Казан һәм Татарстан мәчетләрендә бәйрәм вәгазе иртәнге 4:00 дә, Гает намазы 04:30 да башлана. Башка шәһәр һәм авылларда Гает намазы һәм вәгазе вакыты кояш чыгу вакытына карап билгеләнә.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары буенча быел нисаб күләме 20 мең сумны тәшкил итә, ягъни барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш 20 мең сум акчасы булган һәр мөселман өчен корбан чалу ваҗиб булып тора. Андый мөмкинлеге булмаганнар да корбан чалып, савап җыя ала.

Һәр елдагыча быел да Апанай мәчете корбан чалуны оештыра. Бу мәсьәләдә 89600518823 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.