19 апрель көнне Апанай мәчетендә Апанай мәдрәсәсенең мөгаллимәләре, шәкертләре һәм аларның әти-әниләре катнашында күркәм мәҗлес узды. Шәкертләр ел дәвамында Апанай мәдрәсәсендә алган белемнәрен күрсәттеләр, Коръән сүрәләрен укыдылар, иман кәлимәләрен әйттеләр, 40 фарыз турында сөйләделәр. Һәр балага бүләкләр бирелде.
Шәкертләр һәм әти-әниләр өчен ифтар мәҗлесе дә оештырылды.