• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

11 сентябрь көнне Кукмара районының Мәчкәрә авылында “Мәчкәрә мәдрәсәсе галимнәренең дини-рухи мирасы” дигән темага “Икенче Мәчкәрә укулары” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе булды.

 

11 сентябрь көнне Кукмара районының Мәчкәрә авылында “Мәчкәрә мәдрәсәсе галимнәренең дини-рухи мирасы” дигән темага “Икенче Мәчкәрә укулары” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе булды.

Конференция эшендә Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казаннан килгән мәртәбәле кунаклар - Бөтендөнья татар конгрессының Казан муниципаль шәһәре җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәрид Мифтахов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров һәм Апанай мәчете имамы Әхмәт хәзрәт Сабиров, күрше районнарның имам-мөхтәсибләре, Кукмара районы имамнары, Мәчкәрә урта мәктәбе укытучылары һәм укучылар катнашты. Конференция Мәчкәрә урта мәктәбендә узды. Чарада катнашучылар башта зиратта булдылар, “Йәсин” сүрәсен укып, дога кылдылар; Мәчкәрә авылының беренче җәмигъ мәчете белән таныштылар. Аннары мәктәптә конференциянең пленар утырышы үткәрелде. “Иман” нәшриятында әлеге конференция өчен “Беренче Мәчкәрә укулары” җыентыгы һәм “Мәчкәрә авылында төзекләндерелгән борынгы кабер ташлары” дигән китап әзерләнгән иде. Апанай мәчете имам-хатыйбы, “Иман” нәшрияты җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров “Габденнасыйр хәзрәт Курсавиның “әл-Иршад лил-гыйбәд” (“Кешеләрне туры юлга күндерү”) дип исемләнгән хезмәтендә дини мәсьәләләр” дигән темага чыгыш ясады.