• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay10.jpg

БУЫННАР БӘЙЛӘНЕШЕ: КОРЪӘН КҮҢЕЛЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРӘ

Мөбәрәк Рамазан ае — игелекләр кылу, рухи чистарыну һәм дуслык җепләрен ныгыту вакыты. 27 февраль көнне Сәйидә Рукайя исемендәге Коръән хафизлар үзәге шәкертләре өчен Апанай мәдрәсәсенең нурлы диварларында үзенчәлекле очрашу - күмәк ифтар узды.

Бу чарага төрле буын вәкилләре  җыелды. Биредә Коръән ятлауда беренче адымнарын ясаучы кечкенә кызлар да, Китапны күңелләренә сеңдергән тәҗрибәле өлкән хафизә апалар да бар иде.  Һәрбер шәкертнең  йөзенә баксаң, бер үк нәрсә — Аллаһ Китабына булган ихлас мәхәббәттән ямьле нур балкып тора иде.

Мөсхәфне яңа гына ачып, беренче сүрәләрне ятлаучы балалар белән Коръәнне инде йөрәкләрендә йөртүчеләрнең янәшә утыруы күңелләргә җылылык өстәде. Кечкенә хафизәләр һәм аларның остазлары, яшь мөслимәләр һәм аларның өлкән апаларның— барысын да бер бөек максат берләштерә иде. Ул да булса — Аллаһ Сүзен саклау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру.

Бу ифтар мәҗлесе яшь аермасына карамастан, Коръәннең күңелләрне үзара бәйләүче ныклы җеп булуын исбатлады.  Биредә өлкәннәрнең үрнәгеннән илһамландык, балаларның тырышлыгына  сокландык. Әлбәттә, бу мизгелләрдә һәрберсе изге айның рәхмәтен һәм бәрәкәтен тоя иде. 

Бу изге Рамазан кичен безнең белән бүлешкән барлык шәкертләребезгә һәм шундый ихлас мохит тудырган оештыручыларыбызга чиксез рәхмәт белдерәсе килә.
Аллаһ Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган догаларыбызны һәм Коръән юлындагы тырышлыкларыбызны кабул итсен!
«Апанай» мәдрәсәсендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы ифтары узды

Мәҗлес «Апанай» мәчете һәм мәдрәсәсе буенча экскурсиясе белән башланды, мәчет, мәдрәсә тарихы, үзенчәлекләре турында «Апанай» мәдрәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабиров сөйләде.

Аннары Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Дәгъват бүлеге хезмәткәре, китаплар авторы, вәгазьче Мөхәммәдрәсүл хәзрәт Гимбатовның файдалы вәгазен тыңладык. Чәй артында да вәгазьләр дәвам итте: «Апанай» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Дәгъват бүлеге җитәкчесе Ленар хәзрәт Хамматов чыгыш ясады. 

 

ЯШЬ КӨРӘШЧЕЛӘР АПАНАЙ МӘДРӘСӘСЕНДӘГЕ ИФТАРДА КАТНАШТЫ

10 мартта Казан шәһәренең «Ак Барс» балалар-яшүсмерләр спорт единоборстволары мәктәбе тәрбияләнүчеләре, өлкән тренер-укытучы Салеев Ришат Халиулла улы җитәкчелегендә, Апанай мәдрәсәсенә килделәр. Чарада яшь борычыларның әти-әниләре дә катнашты.

 

УРАЗА ГАЕТЕ КӨНЕНДӘ АПАНАЙ МӘЧЕТЕН ҺӘМ МӘДРӘСӘСЕН БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ ДЕЛЕГАЦИЯСЕ ЗИЯРӘТ ИТТЕ

20 март көнне Гает намазында мәдәният һәм җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы җитәкчелегендә Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе катнашты. Гает намазыннан соң мөхтәрәм кунаклар, мәхәллә әгъзалары Апанай мәдрәсәсендә бәйрәм табыны янында җыелдылар, мәҗлес дәвамында татар халкының рухи мирасы, мең еллык гореф-гадәтләре, туган телебезне өйрәнү ысуллары турында фикер алыштылар. Мәҗлестән соң Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр мәдрәсәнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырды, сыйныфларны, китапханәне күрсәтте.