• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

15 март көнне Казан шәһәренең Комсомольская 1 адресы буенча урнашкан «Сабыйлар» үзәгендә шәҗәрәгә багышланган чара узды. Бу күркәм чарада Апанай мәдрәсәсенең җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабыр һәм «Апанай» апайлары" дип исемләнгән иҗат төркеме катнашты. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Сабыйлар»  үзәгендә алган белемнәрен күрсәттеләр. Апанай мәдрәсәсенең иҗат төркеме мөнәҗәтләр башкарды, сабыйларны татар халкының киемнәре, гореф-гадәтләре белән таныштырды.

Әхмәт хәзрәт милли һәм дини тәрбиянең әһәмияте турында сөйләде, «Сабыйлар» үзәге җитәкчелегенә, укытучыларына, барлык хезмәткәрләргә олуг рәхмәтен җиткерде һәм «Апанай» мәчете рәсеме ясалган сәгать бүләк итте.