• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

12нче сентябрь көнне Апанай мәчетендә «Хәнәфи мәзһәбе буенча мәетне соңгы юлга озату кагыйдәләре» курсларын тәмамлаучы Ульяновск, Димитровград, Арча, Әтнә мөслимәләренә сертификатлар тапшырылды. 
Әлеге чарада Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Аксакаллар шурасының җитәкчесе Габдерәүф Хәсәнов, мәдрәсә укытучылары катнашты.

Габдерәүф әфәнде белем алган ханымнарны Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге исеменнән тәбрикләде һәм үзенең нәсыйхәтләрен бирде.

15 сәгатьлек курслар Апанай мәдрәсәсендә үткәрелде.

Әлеге курслар ирләр өчен дә алып барыла.