• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

24 сентябрь көнне Чувашстанның Яңа Чабаксар шәһәре мәчетендә Мәүлид бәйрәменә багышланган мәҗлес үткәрелде. Анда Чувашстанның дәүләт Советы рәисе урынбасары Ирина Петрова, Яңа Чабаксар мәчете имамы Минкадир хәзрәт, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт  Сабиров, Бөтендөнья татар конгрессының аксакаллар Шурасы рәисе Рәуф Хәсәнов, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, «Апанай апайлары» иҗат төркеме, Татарстанның халык артисты Мингол Галиев һәм башка дин әһелләре, ислам белгечләре, мөхтәрәм кунаклар һәм мәхәллә халкы катнашты.

Бу күркәм чарада сөекле Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әхлагы, аның сөннәте турында эчтәлекле вәгазьләр сөйләнде, салаватлар әйтелде, Мингол Галиев һәм Апанай мәчетеннән килгән иҗат төркеме борынгы мөнәҗәтләр башкарды.