• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

30 сентябрь көнне «Туган авылым» комплексында Апанай мәчете каршындагы онлайн мәдрәсәдә Коръәнне өйрәнгән һәм имтиханнарны уңышлы биргән укучыларга сертификатлар бирелде.

Бу мәҗлестә Рәсәйнең һәм Урта Азиянең төрле төбәкләреннән килгән 200 якын укучы һәм мөгаллимәләр, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының баш киңәшчесе Әскәр Гатин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлегенең җитәкчесе Гаяз Әхмәтшин,  Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Рәүф Йосыпов, Баязид Зәйдуллин, КИУ каршындагы Коръән хафизларны әзерләү үзәге җитәкчесе Габдеррәшид хәзрәт Фәизов, Бөтендөнья Коръән хафизлары оешмасының Рәсәйдәге вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров һ. б. катнашты.