• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Казанда яшәүче Ленар Закировның: "Кыямәт көнендә дустың өчен җавап бирәсе булачак, дигән сүз ишеткән бар. Бу чыннан да шулаймы?"— соравына Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә.

Фильм проектының җитәкчесе Нияз хәзрәт белдергәнчә, кино төшерү командасы иртәгә галимнең туган ягына юл алачак.

А­панай мәчетендә Коръән тәфси­ре дәресләре башланды. 

19 декабрь көнне Казан шәһәре Нагорный бистәсенең “Иман нуры” мәчетендә «Яшь вәгазьче» («Молодой проповедник») дип исемләнгән III республикакүләм дини бәйге үткәрелде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатыйхасы һәм тәкъдиме белән Коръәннең тарихы турында документаль фильм әзерләнә. Әлеге фильмда Кәлам шәрифнең әһәмияте, бөеклеге, аның ничек иңүе, саклануы, басылуы күрсәтелә. Шулай ук татар галимнәренең Коръәнне бастыруга, саклауга керткән өлеше турында да сүз булачак, Татарстан мөфтияте Коръәннең яңа басмасын ни рәвешле әзерләве, бастыруы турында да мәгълүмат биреләчәк.

Татарстан Диния нәзарәте Аллаһ сүзен халыкка фильм аша да җиткерерә тели. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров үз фикерләрен җиткерде. Мәүлид аеның фазыйләтләре, аны үткәрү тарихы һәм, гомумән, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең игелекле гамәлләре хакында да сөйләде.