• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Бүгеннән башлап Казан шәһәренең Апанай мәчете һәр атнаның дүшәмбе көнендә лекцияләр башлап җибәрә.

27 ноябрь көнне Апанай мәчетендә ястү намазыннан соң Мәүлид мәҗлесе узды. Әлеге кичәдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге мөдире, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Мәүлидкә килүчеләрне сәламләп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көнен үткәрүгә җыелуның әһәмияте турында сөйләде.

27 ноябрь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең  дәгъват бүлегенең җитәкчесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Иран Ислам Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль Консулы Алибеман Эгбали Зарч белән очрашты.

Казанның Апанай мәчетендә 27 ноябрь көнне 18:00 сәгатьтә Мәүлид мәҗлесе уздырылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты  Нияз хәзрәт Сабиров хәбәр итте.

22 ноябрь көнне Казан шәһәре Башкарма комитеты игълан иткән "Казанның иң яхшы гыйбадәт объектлары" бәйгесе тәмамланды. 

22 ноябрь көнне Каюм Насыйри музеенда дин үсеше һәм дин нигезләре укыту системасына зур өлеш керткән мәшһүр җәмәгать эшлеклеклесе Галимҗан Барудига багышланган чара узды.