14 март көннеТатарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә дәгъват юнәлеше эшчәнлегенә йомгак ясалды. Мәҗлес Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Мөфтинең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков, дәгват юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, дәгъват юнәлеше белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев, хокук бүлеге җитәкчесе Айрат Билалов һәм республика районнарында эшләүче дәгъват белгечләре катнашында узды.
13 көнне Казан шәһәренең Апанай мәчетендә ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабировның “Чакыру” китабын тәкъдир итү мәҗлесе узды.
13 мартта Казанның Апанай мәчетендә “Чакыру” китабының икенче басмасын тәкъдир итү узачак. Китапның авторы – Татарстан мөфтиятенең дагъват юнәлешен алып бару бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров.
2018-нче елның 28-нче февралендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бинасында "Традицион халык җитештерү, Россиядә һөнәрчелек һәм һөнәр. Этнобрендлар: аларны саклап калу һәм үстерү перспективалары" исемле түгәрәк өстәл утырышының видеокүпере узды.
Февраль аенда Нияз хәзрәт Сабировның “Чакыру” дигән китабының икенчесе дөнья күрәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казанның “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров хәбәр итте.
Нинди милләттән булуына карамастан, һәр мөселманның изге бурычы – аның башкаларга яхшылык эшләүдән гыйбарәт. Ул табыш алу хакына һәм шөһрәт казану максаты белән түгел, ә йөрәге кушуы буенча, игелекле гамәлләрне тормышка ашыру өчен башкарыла. Безнең үзебездән башкаларга рәхим-шәфкатьлелек кылу сорала. Һәр мөэмин социаль файдалы зат та булырга тиеш. Ул намаз, Коръән уку кебек гыйбадәтләр белән белән генә чикләнмичә, башка файдалы гамәлләр дә кылырга тырыша.