• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Апанай мәчетендә сентябрь аенда башланган дини дәресләр дәвам итә. Дәресләр ял көннәрендә үткәрелә.

19 октябрь көнне Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге Әлмәт мөхтәсибәте белән берлектә дин галиме Галимҗан хәзрәт Барудига багышланган кичә уздырды.

18 октябрь көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Галиев мәчетендә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Апанай мәчете Казан шәһәренең иң яхшы дини бинасы конкурсында катнаша.

17 октябрь көнне Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев белән очрашты.

Бүген Россия ислам институтында "Якупов укулары" дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция үтте. Көз айларында Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мөселман зыялалары белән “Якупов укулары”нда очрашып, танылган дин әһеле һәм җәмәгать эшлеклесе, бу дөньядан шәһит булып киткән Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алып, аның күпкырлы эшчәнлеген барлау, гыйлеменнән, хезмәтеннән үрнәк алу  күркәм традициягә әверелде. Быел әлеге укулар алтынчы мәртәбә үткәрелде.