28 июль көнне Апанай мәчетендә мәктәп яшеньдәге кыз балалар өчен җәйге курслар тәмамлануга багышланган чара узды.
{xtypo_dropcap}28{/xtypo_dropcap} июль көнне Апанай мәчетендә мәктәп яшеньдәге кыз балалар өчен җәйге курслар тәмамлануга багышланган чара узды.
16 июльдә башланган әлеге курслар вакытында кызлар Ислам дине нигезләрен өйрәнделәр. Башлангыч төркем хәрефләр өйрәнүдән башласалар, дәвам итүче төркем алдагы елда алган белемнәрен тулыландырдылар.
Дини белемнән кала, балаларга кызыклы мастер-класслар оештырылды, татар халкының тарихы һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, төрле чаралар уздырылды.
Бәйрәм барышында тәрбиячеләр балаларга теләкләрен ирештерделәр, курслар барышында алган белемнәрен тулыландырып торырга, онытмаска киңәш бирделәр.
Укучыларга тантанала рәвештә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнан соң, кызлар сәхнәләштерелгән тамашада алган белемнәрен күрсәттеләр, Коръәннән сүрәләрне сөйләделәр.
Чара чәй мәҗлесе белән тәмамланды.