• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

13 көнне Казан шәһәренең Апанай мәчетендә ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабировның “Чакыру” китабын тәкъдир итү мәҗлесе узды.

{xtypo_dropcap}13{/xtypo_dropcap} көнне Казан шәһәренең Апанай мәчетендә ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабировның “Чакыру” китабын тәкъдир итү мәҗлесе узды.

Искә төшереп үтик, Нияз хәзрәтнең “Чакыру” китабының беренче басмасы 2012 елда дөнья күргән иде. Беренче җыентыкта 26 вәгазь, Мөхәммәд пәйгамбәребезнең ﷺ тормышы һәм эшчәнлеге, рухи-әхлакый аспектлар, хәнәфи мәзһәбенең әһәмияте турында материаллар басылган иде. Нияз хәзрәтнең икенче хезмәте исә өч өлештән тора: хөтбәләр һәм аларның тәрҗемәләре, вәгазьләр һәм танылган татар дин әһелләренең тормышы һәм эшчәнлекләре турында мәкаләләр. Китап имамнарның куен дәфтәре урынын алырлык мәгълүматка ия. «Чакыру» китабы имамнар эшчәнлегендә зур ярдәмче булыр, дип ышанабыз”, – дип белдерде автор үзе.

Бүгенге күркәм чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук республиканың башка күренекле дин әһелләре, ТР Президенты аппараты, шәһәр мэриясе, “Иске шәһәр” префектурасы вәкилләре, “Иман” нәшрияты хезмәткәрләре катнашты. Очрашуда әлеге вәгазь-нәсыйхәт китабын әзерләп бастыруның бик әһәмиятле гамәл булуы ассызыкланды. Татар халкында дин үсешендә, милли гореф-гадәт, традицияләрне торгызуда татар телендә вәгазьләр, хөтбәләр китабының бик кирәк булуы әйтелде.
– Минем үземә “Идел буенда тәрикатьләр” дигән мәкалә бик тә ошады, чөнки хәзер, кызганыч ки, безнең ишаннарыбызга яла ягулар бара. Мәрҗани хәзрәт ваһһаби булган, имеш, дигән мәкаләләр дә тарала башлады. Бу безне борчуга сала. Мәрҗани хәзрәтебезгә килгәндә, ул шәйх Нияз әл-Фарукый әл-Һиндинең мөриде булган, аннан иҗазәт алган. Ш.Мәрҗани Татарстанга белем алып кайтканда иҗазәтле ишан булган. Ул ничек ваһһабчы була алсын? Бу мәгълүматлар безнең кулыбызда бар. Шунлыктан, безгә татар дин галимнәребезнең рухи мирасын белү бик мөһим, – дип җиткерде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Ә иң мөһиме – әлеге китап татар телендә. Татар телендә фикерләвебез, аралашуыбыз бүгенге көндә бик әһәмиятле.

Очрашуда Татарстан мөфтиенең җирлекләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин дин үсешендә татар теленең кулланылышы артуын теләде һәм әлеге китап авторы Нияз хәзрәт Сабировның күп тәҗрибәләр туплап дәгъвәт юнәлешендә эшләвенә сөенүен белдерде. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин безнең бабаларыбыз кулланган дин китапларын алып килгән иде һәм аларны “Хозур” нәшрияты эшендә файдалану өчен Татарстан мөфтиенә бүләк итте.

Татарстан мөфтиятенең дәгъвәт юнәлеше җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы беренче китапның танылган журналист Фәния ханым Хуҗахмәт җитәкчелегендә чыгуын әйтте. Нияз хәзрәт сүзләренчә, халкыбызда хөтбәләрне татарчага тәрҗемә итүгә дә зур иҗтыяҗ тууын билгеләп, шулай рәвешчә икенче китапның басмага әзерләнү тарихы турында сөйләде. Беренче китаптан аермалы буларак, биредә һәр имам белергә тиеш булган гает һәм никах хөтбәләре текстлары бирелгән.

Китап презентациясе фәнни чыгышлар тыңлау белән төгәлләнде. Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров “Дингә чакыру ысуллары”, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Гөлшан Мирдиянова “Галимҗан Барудиның дини мирасы”, дини китаплар авторы Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк “Апанай мәдрәсәсендә гыйлем алган татар галимнәре” дигән темаларга чыгышлар ясады.

http://dumrt.ru/news/news_19774.htmlDSC04976DSC05007DSC04855DSC0490720180313 095332DSC04823DSC04872

DSC04689