• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Апанай мәчете Казан шәһәренең иң яхшы дини бинасы конкурсында катнаша.

17 октябрь көнне Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев белән очрашты.

Бүген Россия ислам институтында "Якупов укулары" дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция үтте. Көз айларында Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мөселман зыялалары белән “Якупов укулары”нда очрашып, танылган дин әһеле һәм җәмәгать эшлеклесе, бу дөньядан шәһит булып киткән Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алып, аның күпкырлы эшчәнлеген барлау, гыйлеменнән, хезмәтеннән үрнәк алу  күркәм традициягә әверелде. Быел әлеге укулар алтынчы мәртәбә үткәрелде.

11 октябрь көнне традиция буенча Каюм Насыйрины искә алу көнне үтте. 

9 октябрь Апанай мәчетендә мәхәлләнең олы әгъзасы хөрмәтле Мансур Юныс улының 80 яшьлек юбилеена багышланган мәҗлес узды.

28 сентябрь көнне Апанай мәчетендә 2017 елны  "ДУМ РТ ХАҖ" программасы буенча бер төркемдә хаҗга барган хаҗиларның очрашуы үтте.