• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

14 март көннеТатарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә дәгъват юнәлеше эшчәнлегенә йомгак ясалды. Мәҗлес Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Мөфтинең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков, дәгват юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, дәгъват юнәлеше белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев, хокук бүлеге җитәкчесе Айрат Билалов һәм республика районнарында эшләүче дәгъват белгечләре катнашында узды.

{xtypo_dropcap}14{/xtypo_dropcap} март көннеТатарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә дәгъват юнәлеше эшчәнлегенә йомгак ясалды. Мәҗлес Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Мөфтинең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков, дәгват юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, дәгъват юнәлеше белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев, хокук бүлеге җитәкчесе Айрат Билалов һәм республика районнарында эшләүче дәгъват белгечләре катнашында узды.

Дәгъват юнәлеше буенча алып барылган эшчәнлекнең узган ел нәтиҗәләре хакында Нияз хәзрәт Сабиров чыгыш ясады. «Иң хәерле өммәт вәкилләре - изгелеккә өндәүчеләр. Барча сәхәбәләр изгелеккә өндәгәннәр. Дингә чакыручы кешенең сүзләре иң хәерле сүзләрдер. Шәхси үрнәгебез, яшәү рәвешебез белән мәрхәмәтлелек күрсәтеп ислам диненә өндәү, дәгъват кылу бик әһәмиятле», - дип йомгаклады Нияз хәзрәт Сабиров. Ул милли мирасыбызны, татар галимнәребезнең тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнүне, аларга багышланган чаралар үткәрүне, вәгазьләр укуны, массакүләм мәглүмат чаралары белән тыгыз элемтәдә тору эшен киләчәктә дә шул ук дәрәҗәдә дәвам итәргә чакырды.

Җыелышта шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мөхтәсибәтләрендә 2018 елда дәгъват эше буенча эш планы да кабул ителде һәм агымдагы елга дәгъват белгечләренә эш максатлары куелды. Танылган татар галиме, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗәни истәлегенә багышланган чаралар, "Минем туган җирем" проекты, "Экстремизмга-юк" айлыгы, мәшһүр галимебез Әхмәдһади  Максуди юбилее хөрмәтенә оештырылачак чаралар дәгъват эшендә әһәмиятле булыр дип көтелә. Шәгъбан - Рамазан ае "Хуш киләсең, Рамазан", "Рамазан-изгелекләр ае" акцияләре белән бай булачак.  

Җыелышта сүз вахабчылыкка каршы аңлату эшләре алып бару, телеграмм челтәрендә махсус канал ачылуы турында сүз барды. Мәҗлес ахырында дәгъват юнәлеше эшен актив алып баручы хәзрәтләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.

Хокук бүлеге мөдире Айрат Билалов миссионерлык эшчәнлеген алып бару үзенчәлекләре хакында әйтеп үтте, хәзрәтләрнең сорауларына җавап бирде.

 http://dumrt.ru/news/news_19780.htmlcRbSWCqyRI04j 5Gp5S4yA