• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Апанай мәчете каршындагы дини курслар октябрьдә башланып, май аена кадәр дәвам итә. Мөгаллимнәр һәр теләгән кешегә аның өчен уңайлы вакытта дини белем һәм дини тәрбия бирергә тырыша. Биредә малайлар, кызлар, ир-атлар, хатын-кызлар өчен барлыгы унлап төркем эшли. Коръән уку белән генә шөгыльләнүче аерым төркем дә бар. Мөгаллимнәр барысы да мәдрәсә белеменә яки югары дини белемгә ия. 

- Апанай мәчете – дини дәресләр белән беррәттән балаларга милли сәнгатебезне, борынгы һөнәрчелекне өйрәтүче бердәнбер мәчет! Дәресләрне татар телендә алып барырга тырышабыз. Иртәнге якта дин дәресләре укытсак, өйлә намазыннан соң ир балаларны - күн эшләнмәләр, кызларны бисердан беләзек-муенсалар ясарга; шәригать кысаларында рәсем сәнгатенә өйрәтәбез, - дип сөйләде мәчетнең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров.

Мәчет курсларына йөрүчеләр саны елдан-ел арта бара, хәтта шәһәрнең ерак районнарыннан килүчеләр бар. Ел саен, уку елын тәмамлауга багышлап, бәйрәм үткәрелә. Ул көнне балалар ел дәвамында алган белемнәрен күрсәтәләр, төрле сәхнә күренешләре куялар. Укуда уңышка ирешкән шәкертләргә бүләкләр бирелә, әлбәттә инде, бер генә бала да бүләксез калмый.

Балалар өчен уку елы дәвамында да төрле дини бәйрәмнәр оештырыла. Ноябрь аенда Мәүлид чарасы уздырылды. Балалар Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның сәхабәләре тормышына багышлап сәхнә күренешләре әзерләгәннәр иде. Бергәләп салаватлар әйттеләр, викторинада катнаштылар.