• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Бу көннәрдә Болгарда “II Ш.Мәрҗани укулары: “Россия мөселманнарының институализация процесслары: үткәне һәм бүгенгесе” дип исемләнгән төбәкара конференция узды. Аның эшендә Татарстан, Дагыстан, Чечня, Кырым мөфтиятләре җитәкчеләре, Россиянең танылган мөселман дин әһелләре, галимнәр катнашты. 

Конференция кысаларында Болгар ислам академиясе каршында Бөтенроссия Голәмәләр шурасын оештыру мәсьәләсе каралды. Бу институт глобаль дини сораулар буенча Россиядәге барлык мөселман төркемнәренең мәнфәгатьләрен истә тоткан карарлар чыгару өчен кирәк. Конференциядә катнашучыларга өйрәнеп, тәкъдимнәр кертү өчен Россия Голәмәләр шурасының Нигезләмәсе таратылды. 
Конференция секцияләрендә дин әһелләре фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров катнашучыларны “Иман” нәшриятының тарихы һәм аның бүгенге эшчәнлеге белән таныштырды. Үзенең чыгышында ул Вәлиулла хәзрәт Якуповның татар теленә зур әһәмият бирүе; нәшриятта чыккан китапларның күбесенең татар телендә булуы; бүгенге көндә дә шушы юлны дәвам иттерүләре турында сөйләде.