• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

        Апанай мәчетендә мөхтәрәм кунаклар - танылган архитектор Фәридә Мөхәммәд кызы Зәбирова һәм тарихчы-галим, Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры урынбасары Радик Рим улы Салихов булып китте. Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров кунакларны мәчет эшчәнлеге белән таныштырды, Вәлиулла хәзрәт Якуповның музеен күрсәтте.

        Аннан соң Апанай мәчете һәм мәдрәсәсенең бай тарихы барланды. Кунаклар да мәчет һәм мәдрәсә турында байтак мәгълүмат җиткерделәр. Фәридә ханым Апанай мәчетенең соңгы имамы, Апанай мәдрәсәсенең соңгы җитәкчесе һәм соңгы мөгаллиме Мөхәммәдкасыйм хәзрәт Салихов (1871-1954) турында сөйләде. Мәчеткә Мөхәммәдкасыйм хәзрәтнең шәҗәрәсе күчермәсен һәм фотосын бүләк итте.

        Апанай мәчете – Казанның борынгы мәчетләренең берсе. Күп кенә мәшһүр дин галимнәре, Апанай мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, өммәткә хезмәт иткәннәр. Моны дәлилләүче архив документлары сакланган. Апанай мәчете имамнары, мәдрәсә мөгаллимнәре турында Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) һәм Риза Фәхретдиннең “Әсәр” китабында да мәгълүматлар бар.

        Очрашуда Апанай мәчетенең тарихы белән бәйле уртак чаралар үткәрергә килешенде.