• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе рәисе Айдар Шаһимәрдәнов барлык мөселманнарны 1 гыйнвар көнне иртәнге намазны мәчетләрдә укырга, бөтен илебез һәм Фәләстин өчен җәмәгать белән дога кылырга чакырды. Моның өчен ул флешмоб башлап җибәрде.  Әлеге флешмобка Апанай мәчете дә кушылды. 

1 гыйнвар көнне 50гә якын татар мөселман ир-атлары Апанай мәчетендә иртәнге намазны җәмәгать  белән укыдылар. Намаздан соң Коръән укып, салаватлар һәм зикерләр әйтеп бөтен илебез һәм Фәләстин мөселманнары өчен дога кылынды.  Намаздан соң чәй өстәле янында мөселманнар татар милләтенең һәм бөтен өммәтнең рухи һәм мәдәни үсеше турында фикер алышты. Бу күркәм чарада Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров,  РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе рәисе Айдар Шаһимәрдәнов, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, мөселман эшмәкәрләре һәм башкалар катнашты.