• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

       “Иман” нәшриятында һәр мөселман өчен өстәл китабы булырдай һәм көнкүрештә даими файдаланыла торган китаплар нәшер ителә. Ураза, Корбан гаетләрен, җомга бәйрәмен һәркайсыбыз белә. Әмма динебездә алардан тыш та мөбарәк айлар һәм мөбарәк кичәләр бар. Мәсәлән, Мәүлид ае; шәгъбән ае һәм ул айдагы Бәраәт кичәсе; рәҗәп ае һәм Рәгаиб, Мигъраҗ кичәләре. Менә бу айларның, кичәләрнең фазыйләтләре турында безнең нәшрият “Мөбарәк кичәләрнең, айларның фазыйләтләре” дигән китап әзерләп бастырды.

       “Иман” нәшриятында һәр мөселман өчен өстәл китабы булырдай һәм көнкүрештә даими файдаланыла торган китаплар нәшер ителә. Ураза, Корбан гаетләрен, җомга бәйрәмен һәркайсыбыз белә. Әмма динебездә алардан тыш та мөбарәк айлар һәм мөбарәк кичәләр бар. Мәсәлән, Мәүлид ае; шәгъбән ае һәм ул айдагы Бәраәт кичәсе; рәҗәп ае һәм Рәгаиб, Мигъраҗ кичәләре. Менә бу айларның, кичәләрнең фазыйләтләре турында безнең нәшрият “Мөбарәк кичәләрнең, айларның фазыйләтләре” дигән китап әзерләп бастырды.

        Мөселман кешегә ислам тарихы белән бәйле булган башка олуг вакыйгалар турында да белеп торырга кирәк. Шушы айларда, шушы кичәләрдә Аллаһы Тәгалә изге гамәлләребез өчен әҗерләрне арттыра; рәхмәт ишекләрен ача; пакьләнеп, Үзенең рәхмәтенә ирешергә мөмкинлекләр бирә. Шуңа күрә бу кичәләрләрне ничек үткәрергә, нинди догалар, нинди намазлар укырга тиешлекне белергә кирәк.

        Һәркайсыбыз бу дөньяда вакытлыча яши, шуңа күрә Аллаһ белән очрашуга, ахирәткә әзерләнергә тиешбез. Кеше вафат булганнан соң аны ничек озатырга, ничек ахирәт дөньясына әзерләргә – менә шул турыда бик яхшы бер китабыбыз – “Җеназа китабы” бар. Әлеге китапта хәнәфи мәзһәбе буенча мәет җирләү тәртибе аңлатыла.

        Һәр мөселман Аллаһ каршындагы вазыйфаларын үтәргә тиеш. Белүебезчә, биш вакыт намаз - фарыз гамәл. Әгәр вакытында намаз укылмаса, аны каза кылу тиешле. Каза кылу шулай ук фарыз булып тора. Бу төр намазларны уку тәртибе “Каза намазлары” дигән аерым китап булып басылып чыкты.

        Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынрак булу, нәфесебезне тәрбияләү өчен нәфел намазларын укуга игътибар бирергә кирәк. Нинди нәфел намазлары бар, аларны ничек укырга, кайчан укырга - бу сорауларга җавапны “Нәфел намазлары” китабыннан табарга була.

        Тәсбих тартуның савапларын беләсезме, дога кабул булсын өчен аның нинди шартлары бар - “Тәсбих тартуның саваплары”, “Дога кылу тәртибе”дигән китаплар шул турыда.

        Татар халкы байтак еллар дәвамында “Һәфтияк шәриф” китабын кулланган. “Һәфтияк” дигән сүз “җидедән бер өлеш” дигәнне аңлата, ягъни Коръәннең җидедән бер өлеше, “шәриф”- “изге” дигән сүз. Бу китапта еш кулланыла торган сүрәләр тупланган. Сүрә кайчан укыла, аның нинди фазыйләтләре бар – китап шул турыда. Китапның кереш өлешендә Коръән уку әдәпләре һәм Коръәнне уку белән бәйле башка мәсьәләләр, дога кылу тәртибе бирелгән.

        Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировның “Чакыру” китабын имамнарга тәкъдим итәбез. Бу китапта Ураза, Корбан гаетләре, никах, җомга хөтбәләре һәм аларның тәрҗемәләре, вәгазьләр, динебез тарихы һәм мәшһүр татар дин галимнәренең эшчәнлекләре турында  мәкаләләр урын алган.

                                                                      Чакыру тышка            

 

        Китапларны сатып алу өчен 8 906 325 00 78 телефоны буенча Мәҗидә ханымга мөрәҗәгать итәргә кирәк.