• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg
7 ноябрь көнне ТР МДН, Казанның “Ярдәм” мәчете, нәзарәтнең Аксакаллар шурасы татар дин галимнәренә багышланган чара уздырды. Әлеге искә алу мәҗлесендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, урынбасарлары – “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, ТР МДНнең дәгъвәт бүлеге җиткәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, республиканың төрле районнарыннан җыелган аксакаллар, “Ярдәм” мәчете мәхәллә халкы катнашты.
{xtypo_dropcap}7{/xtypo_dropcap}ноябрь көнне ТР МДН, Казанның “Ярдәм” мәчете, нәзарәтнең Аксакаллар шурасы татар дин галимнәренә багышланган чара уздырды. Әлеге искә алу мәҗлесендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, урынбасарлары – “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, ТР МДНнең дәгъвәт бүлеге җиткәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, республиканың төрле районнарыннан җыелган аксакаллар, “Ярдәм” мәчете мәхәллә халкы катнашты.
 
Дин әһелләре, мәхәллә халкы мәчеттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә өйлә намазын укыдылар. Аннары мәчет ишегалдына корылган шатырда мөфти вәгазен һәм башка хәзрәтләрнең чыгышларын тыңладылар.
 
Нияз хәзрәт Сабиров үзенең чыгышында Казанның соңгы ишаны – Гарифулла хәзрәт Гайнуллин (1894-1984) турында сөйләде, тарихи фотолар күрсәтте, башка татар ишаннарын искә алды.
 
Күптән түгел “Иман” нәшриятында Гарифулла хәзрәт Гайнуллин турында китап басылып чыкты.