• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

20 октябрь көнне Апанай мәдрәсәсендә милли киемнәрне тегү, мөнәҗәтләрне әйтү, Коръәнне өйрәнү һәм мәрхүмнәрне соңгы юлга озату кагыйдәләрен өйрәнү буенча ачык дәресләр үткәрелде. Дәресләрне Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең аппараты җитәкчесе Арысланов Ирек Мансур улы, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәдрәсәсенең мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, мәхәллә әгъзалары һәм башка кунаклар карады.

Дәресләргә кадәр «Иман» нәшриятының эшчәнлеге күрсәтелде. Дәресләрдән соң мәрхүмнәрне соңгы юлга озату кагыйдәләрен өйрәнгән шәкертләргә сертификатлар бирелде.