• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

27нче октябрьда Апанай мәдрәсәсе мөгаллимәләре өчен Хәнәфи мәзһәбе буенча намаз турындагы белемнәрне арттыру курслары ачылды.
Дәресләр һәр пәнҗешәмбе көнне ястү намазыннан соң алып барылачак. Бу дәресләрдә Әхмәдһади Максудиның "Гыйбадате исламия" китабы буенча намазның фарызлары, ваҗиблары, сөннәтләре, мәкрух, хәрам булган гамәлләре тирән өйрәнеләчәк, Коръәннән, сөннәттән дәлилләр каралачак. Әлеге дәресләрдә шулай ук "Мухтасар әл-Кудури" һәм "Нур әл-идах" китаплары да кулланылачак.

Апанай мәдрәсәсендә түләүсез онлайн хатын-кызлар мәдрәсәсе ачылды. Тәҗвид дәресләре телеграм платформасында фәкать апалар һәм кызлар өчен (7 - 70 яшькәчә) бара.

Төркемнәр татар, үзбәк, рус һәм таҗик телләрендә.

Мәдрәсәбездән сезгә сертификат биреләчәк.

Тәҗвид гыйлемен алганнан соң сезнен өчен яңа тахлил һәм тасхих төркемнәре ачылачак (иҗазәт биреләчәк).

Татар халкы байтак еллар дәвамында “Һәфтияк шәриф” китабын кулланган. “Һәфтияк” дигән сүз “җидедән бер өлеш” дигәнне аңлата, ягъни Коръәннең җидедән бер өлеше, “шәриф”- “изге” дигән сүз.

Изге Коръәннең еш укыла торган сүрәләреннән тыш бу китапка Коръәнне уку һәм тыңлау әдәпләре, Коръән укыганда сәҗдә кылу, Коръән багышлау, сәдакаларга дога кылу тәртибен аңлаткан бүлекләр дә кертелгән.

18 октябрьдә Апанай мәчетендә Диния Нәзарәтеннән гаилә кыйммәтләрен пропагандалаучы "Яшь килен" проектының чираттагы очрашуы узды.

Бу эчтәлекле китапта Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең дөреслегенә дәлилләр, Пәйгәмбәребезгә (салляЛлаһу галәйһи үәссәллам) карата булган әдәпләр, Мәүлид кичәсенең фәзыйләтләре, Мәүлидне үткәрү тәртибе, Саләүәәтүл макбүүлә, Расүл әкрамның нәселе, "Мәүлидүн-нәби" касыйдәсе китерелә.

15 октябрьдә Апанай мәчетендә узган мәүлид кичәсендә Апанай мәдрәсәсендә Коръәннең 30нчы җүзен яттан өйрәнгән шәкертләргә сертификатлар һәм бүлекләр бирелде.