Бу эчтәлекле китапта Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең дөреслегенә дәлилләр, Пәйгәмбәребезгә (салляЛлаһу галәйһи үәссәллам) карата булган әдәпләр, Мәүлид кичәсенең фәзыйләтләре, Мәүлидне үткәрү тәртибе, Саләүәәтүл макбүүлә, Расүл әкрамның нәселе, "Мәүлидүн-нәби" касыйдәсе китерелә.
15 октябрьдә Апанай мәчетендә узган мәүлид кичәсендә Апанай мәдрәсәсендә Коръәннең 30нчы җүзен яттан өйрәнгән шәкертләргә сертификатлар һәм бүлекләр бирелде.
Бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә мәүлид мәҗлесе үткәрелде. Бу чарада Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, I һәм II курс шәкертләре, Апанай мәдрәсәсе мөгаллиме, Коръән хафиз Неккадам хәзрәт Фәйзуллаев катнаштылар.
15нче октябрь көнне сәгать 17.30да Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе үткәреләчәк.
Шушы мәҗлестә Пәйгәмбәребез сәллаЛлаһу галәйһи үә сәллам турында вәгазьләр сөйләнәчәк, салаватлар әйтеләчәк, мөнәҗәтләр һәм касыйдәләр укылачак.
Теләгән һәр кеше шушы мәҗлестә катнаша ала, рәхим итегез!
Тиздән мәчет-мәдрәсәләрдә дини укулар башланачак. Шул исәптән "Иман" нәшрияты Әхмәдһади Максудиның әһәмиятле хезмәте – “Гыйбадате исламия” китабын тәкъдим итә. Бу китап хәзерге татар әдәби телендә чыкты.
Китап дүрт бүлектән тора. Беренче бүлек – гакыйдә, иман шартлары, икенчесе – тәһарәт мәсъәләләре, өченчесе – намаз гыйбадәте, дүртенчесе – ураза, зәкят һәм хаҗ гыйбадәтләре белән таныштыра.
23нче сентябрь көнне Апанай мәчетендә ике атналык "Хәнәфи мәзһәбе буенча мәетне соңгы юлга озату кагыйдәләре" курсларын тәмамлаучы 72 мөслимәгә сертификатлар тапшырылды.
Әлеге чарада Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, курсларда дәресләрне бирүче Гүзәл ханым Шәйдуллина һәм курсларны оештырырга ярдәм итүче Сания ханым Закирова катнашты.