• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

9нчы сентябрь көнне Апанай мәчетендә  укытучылар җыелышы узды. Мәҗлестә Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, Апанай мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм мөгаллимәләре яңа уку елында булачак дәресләр тәртибе, укыту ысуллары, дәреслекләр турында фикер алыштылар.

Җыелышка кадәр Апанай мәдрәсәсе шәкерте Сәйфетдинов Мөхәммәдкә Коръәннең 4 парәсен ятлаган өчен шәһадәтнамәләр бирелде. Апанай мәдрәсәсендә дәресләр октябрь аенда башланачак. Мәдрәсәдә укырга теләүчеләр Апанай мәчетенә килеп гариза язырга тиешләр.