28 сентябрь көнне Казанның кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә “Экстремизга – юк!” айлыгы кысаларында "Яшьләр арасында экстремизмны кисәтү" дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Көллиятнең беренче курс студентлары белән нәзарәтнең дәгьват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм Рус география җәмгыяте әгъзасы Рөстәм Гильметдинов очрашты.
Апанай мәчетендә ирләр, хатын-кызлар һәм балалар өчен ислам нигезләре һәм Коръәнне дөрес уку буенча якшәмбе курслары башланды.
12 сентябрь көнне Апас районы Олы Бакырча мәктәбе бинасында бөтен авыл халкы өчен корбан ашы үткәрелде.
3 сентябрь көнне Апанай мәчетендә Корбан гаетенә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде.
Корбан гаете — мөселманнарның изге бәйрәме. Хаҗ тәмамлануын билгеләүче әлеге бәйрәмне мөселманнар көтеп ала. Апанай мәчете Корбан гаетен үткәрү тәртибе белән таныштыра.
Корбан бәйрәме — хаҗ тәмамлануын билгеләгән мөбарәк ислам бәйрәме. Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә.