Республика мөхтәсибәтләрендә Татарстан мөфтие карары нигезендә, октябрь аеннан башлап, Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабы буенча викторина үткәрелеп килә. Тәүге мәртәбә уздырылучы викторина кысаларында сорауларга җавап бирү белән бергә, татар дин әһелләренә багышланган чыгышлар сөйләү дә каралган.
Шәһәр Шәрәф (1877-1938) – язучы, тарихчы, татар галиме. Татарстанның Буа районында Аксу авылында дөньяга килә. Шиһабетдин Мәрҗәнидән гыйлем ала. 1897-1919 елларда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә төрле фәннәрдән һәм гарәп теленнән дәресләр бирә. Галимҗан Баруди кул астында күп еллар хезмәт итә.
Мәдрәсә шәкертләре өчен уку ярдәмлеге эзләп йөри торгач, бер китап кибетенә юлыктым. Хәйран калып карап торам: дивар буйлап идәннән түшәмгә кадәр тезелеп киткән шүрлекләрдә, өстәл өсләрендә, хәтта идәндәге тартмаларда да китап... Әбүгалисина мәгарәсе диярсең. Бу “Иман” нәшриятының Апанай мәчетендә урнашкан китап кибете булып чыкты. Татарстанда әлеге нәшриятта басылып чыккан китапларны укымаган татар кешесе юктыр, дип беләм.
13 ноябрь көнне Казандагы “Мәрҗәни” мәчетендә Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадате исламия” китабы буенча викторинаның беренче туры үткәрелде. Бу бәйгедә Идел буе һәм Вахитов районнары мәчетләрендә гыйлем алучы 10-15 яшьтәге балалар катнашты.