• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Апанай мәчете Казан шәһәренең иң яхшы дини бинасы конкурсында катнаша.

 {xtypo_dropcap}A{/xtypo_dropcap} панай мәчете Казан шәһәренең иң яхшы дини бинасы конкурсында катнаша.

Казан шәһәренең иң яхшы гыйбадәт йортлары смотр-конкурсында катнашу өчен гаризалар бирү төгәлләнде. Әлеге конкурсны Казан шәһәре Башкарма комитеты игълан иткән иде, максаты – дини оешмаларны алар тарафыннан иҗтимагый әһәмияткә ия һәм мәдәни-агарту программаларына җәлеп итү, конфессияләр һәм милләтләр арасында үзара ихтирам һәм татулык булдыру. Конкурста Татарстан башкаласының православ һәм мөселман гыйбадәтханәләре катнаша. Алар арасында шәһәрнең 33 мәчете бар. Конкурс комиссиясе әгъзалары конкурста катнашучылар җибәргән материалларны өйрәнәчәк һәм якын арада дини биналарны йөреп чыгачаклар, шуннан соң мәчет һәм чиркәүләр арасында I-III урыннар белән, эшчәнлекләренә карап, берничә кретирий буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Комиссия мәчетләр һәм храмнар тарафыннан башкарылган социаль һәм иҗтимагый эшчәнлекне, мәхәлләгә йөрүчеләр арасында алып барылган мәдәни-агарту һәм тәрбия эшләрен исәпкә алачак. Экспертлар шулай ук биналарның һәм алар янындагы территорияләрнең торышына һәм дини корылмаларның башка үзенчәлекләренә бәя бирәчәк. Мәхәлләнең эшчәнлеге язылган мәгълүмати буклет булу хуплана. Җиңүчеләр рәхмәт хатларына һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булачак.

http://dumrt.ru/news/news_18918.html