• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

29 июль көнне Апанай мәчетендә “Иман һәм мин” проекты кысаларында Хава Шайдуллина белән пикник-семинар үтте.

29 июль көнне Апанай мәчетендә кыз балалар өчен Ислам нигезләре буенча курслар тәмамланды.

17 июль көнне Апанай мәчетендә мәктәп яшендәге кызлар өчен Ислам нигезләре буенча курслар ачылды. Дини дәресләрдән тыш балалар өчен бай тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә багышланган төрле чаралар, мастер-класслар үткәрелә. Дәресләр 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

19 июль көнне Казанның мөселман зиратында танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алдылар. Быел аның фаҗигале рәвештә үлгәненә биш ел. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге башлыгы, Апанай мәчете имамы, "Иман" нәшрияты җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт 2012 елның 19 июлендә үтерелгән иде. Күренекле дин әһеленең каберен зиарат итүдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, нәзарәт бүлекләре җитәкчеләре, шулай ук галимнәр, рәсми затлар һәм Валиулла хәзрәтнең укучылары, дуслары катнашты.


Апанай мәчетендә җәйге каникуллар вакытында мәктәп яшендәге балалар өчен әхлак дәресләре уздырылачак. Дәресләр татар телендә булачак.
Әлеге дәресләрдә балаларга ислам нигезләрен һәм әхлак кагыйдәләрен өйрәтәчәкләр. Шулай ук мәдәни чаралар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, уеннар оештырылачак.

Һәр шимбә көнне Апанай мәчетендә ир-атлар өчен Коръәнне дөрес уку дәресләре үткәрелә.

Вакыты: сәгать 15.00-17.00 дә.