• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

11 октябрь көнне традиция буенча Каюм Насыйрины искә алу көнне үтте. 

{xtypo_dropcap}11{/xtypo_dropcap} октябрь көнне традиция буенча Каюм Насыйрины искә алу көнне үтте.

Вакыйга татар галиме һәм мәгърифәтче җирләнгән Яңа Татар бистәсе зиратында узды. Искә алу көнендә нәзарәтнең дәгвать бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбв Нияз хәзрәт Сабиров, күренекле галимнең нәселен дәвам итүчеләр, К. Насыри музее хезмәткәрләре, кунаклар һәм танылган татар мәгърифәтченең хезмәтен хөрмәт иткән кешеләр катнашты.

Нияз хәзрәт Сабиров килгән кешеләрне галимнең кабере кырыенла каршылады һәм үлгәннәрне искә алуның мөһимлеге турында вәгазь укыды. Шулай ук ул бөек татар белем иясенең дингә, мәдәнияткә, фәнгә керткән өлешенең әһәмиятлеге турында сөйләде.

"Куанычлы, быел Каюм Насыйриның каберенең чардуганын яңарттык. Алга таба планнар — яңа таш кую", — дип хәбәр итте Нияз хәзрәт Искә алу көненә килгәннәргә.

 Шулай ук дин эшлеклесе К. Насыри музее директоры Рушания Шафигуллина белән алга таба хезмәттәшлек алып бару һәм яшь буынның әхлакый һәм дини үсешен зурайтуда бергә чаралар үткәрү турында сөйләшү үткәрделәр. Моннан кала ике якта К. Насыри музеенда татар галиме һәм мәгърифәтче Галимҗан Барудиның тормышы һәм хезмәте турында түгәрәк өстәл үткәрергә килешенделәр.

Гомере буена Каюм Насыриның 40 эше бар. Галим фәннен төрле тармакларында эшләр яза: аның татар телендә язылган химия, физика, астрономия, геометрия, арефметика буенча китаплары басылып чыга.

Каюм Насыри фән буларак татар теле грамматикасы нигезләрен сала. Ул  "Кыскача татар грамматикасы" (1860) китабын яза, беренче татар телендә ике томлык аңлатмалы сүзлек бастыра (1895-1896), татар теле грамматикасы буенча иң зур "Энмузадж" исемле китабын чыгара.

IMG 20171011 WA0002 0