• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

17 октябрь көнне Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев белән очрашты.

{xtypo_dropcap}17{/xtypo_dropcap} октябрь көнне Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев белән очрашты.

Ике як биредә дәваланучы авыру балаларга һәм аларның әти-әниләренә рухи яктан ярдәм күрсәтү юлларын барлады, хезмәттәшлек юллары турында сөйләште.

Мәгълүм булганча, хастаханәдә мөселманнар өчен ике гыйбадәт бүлмәсе эшләп килә. Аларның идәннәренә келәм җәелгән, кыйбла билгеләнгән һәм гыйбадәт өчен барлык шартлар да тудырылган. Нияз хәзрәт сүзләренчә, ошбу гыйбадәт бүлмәләрендә ихтыяҗ шактый зур. “Дәвалану узганда балалар гына түгел, ә аларның әти-әниләре дә рухи ярдәмдгә мохтаҗ”, - ди хәзрәт.

- Өлешебезгә тигән кайгы-хәсрәтләр безнең йөрәкләребезне сыкрата, күңелләребезне йомшарта. Әмма нинди генә авырлык килүгә карамастан, без һәрвакыт дога кылып, Аллаһтан ярдәм сорарага һәм өметебезне өзмәскә тиеш. Ата-ананың баласына кылган догасына киртә юк диелә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә. Бүгенге очрашу барышында Республика балалар клиник хастаханәсендәге гыйбадәт бүлмәләрендә атнага ике тапкыр рухи темаларга даими рәвештә сөйләшүләр үткәрергә килешенде.

Әлеге эшкә нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре генә түгел, ә башка имамнар да җәлеп ителәчәк. Шунысы игътибарга лаек, Республика клиник хастаханәсендә ошбу очрашулар һәр сишәмбе һәм пәнҗембе көннәрендә 16.00дә үткәрелә.IMG 20171017 WA0002 0

IMG 20171017 WA0004

http://dumrt.ru/news/news_18912.html