• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

19 октябрь көнне Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге Әлмәт мөхтәсибәте белән берлектә дин галиме Галимҗан хәзрәт Барудига багышланган кичә уздырды.

{xtypo_dropcap}19{/xtypo_dropcap} октябрь көнне Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге Әлмәт мөхтәсибәте белән берлектә дин галиме Галимҗан хәзрәт Барудига багышланган кичә уздырды.

Ул Галимҗан Баруди исемен йөртүче урамыннан ерак булмаган “Иске Әлмәт” мәдәният йортында  оештырылды.  Кичәдә мәдрәсә мөгаллимнәре,шәкертләр, татар теле һәм әдәбият укытучылары, имамнар һәм Язучылар берлеге вәкилләре катнашты.Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров чарага килүчеләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм Галимҗан хәзрәт Баруди шәхесендә тукталды: “Баруди кебек шәхесләр безнең өчен тырыштылар һәм аларның изге хезмәтләре аркасында динебез һәм телебез сакланды, халкыбыз белемле һәм мәгърифәтле булды. Хикмәт ияләре әйткәннәр: “Илен белмәгән игелексез, халкын белмәгән холыксыз, нәселен белмәгән нәсәпсез. Галимҗан хәзрәт  кебек остазларыбызны өйрәнсәк, аларның юлларын дәвам итсәк киләчәгебез өметле һәм якты булыр, ИншәАллах”, - дип белдерде Нияз хәзрәт.

Kичә барышында Галимҗан хәзрәткә багышлап төшерелгән документаль фильм күрсәтелде һәм туган телебезгә, динебезгә, әдәп-әхлакка багышланган шигырьләр, мөнәҗәтләр укылды. Район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт тә үзенең нәсихәтләрен ирештерде.

Дәгъват бүлеге Барудига багышланган мондый кичәләрне башка районнарда да уздырырга планлаштыра.

http://dumrt.ru/news/news_18947.htmlIMG 20171023 WA0005

IMG 20171023 WA0006DSCN6942