• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

2нче декабрьдә Г. Тукай әдәби музеенда Габдулла Тукайның “Күңелле сәхифәләр” китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Бу - Г. Тукайның үзе исән вакытта нәшер ителгән китапның репринт вариантларын кулланып әзерләнгән яңа форматтагы басма.

Чарада чакырылган кунаклар арасында әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, танылган галимнәр, мәктәп укытучылары һәм укучылары катнашты.


Габдулла Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабы беренче тапкыр 1910 елда Казанда «Сабах» нәшрияты, «Милләт» типографиясендә гарәп графикасында нәшер ителә. Анда «Гали белән Кәҗә», «Безнең гаилә», «Шаян Песи», «Ак Бабай» һ. б. шигырьләре тәүге тапкыр басыла. 2022 елда Татарстан китап нәшриятында әлеге басма ТР Милли музее фондларында, Г.Тукай музее экспозициясендә тәкъдим ителгән нөсхәләренә нигезләнеп әзерләнгән. Китапның төзүчесе – Г. Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.