• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

26 октябрь көнне Казанның Татарстан Республикасы җыелу пунктында “Патриот” спорт-патриотик үзәгендә "Ачык ишекләр көне" узды. Чарада нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров катнашты.

{xtypo_dropcap}26{/xtypo_dropcap} октябрь көнне Казанның Татарстан Республикасы җыелу пунктында "Патриот" спорт-патриотик үзәгендә "Ачык ишекләр көне" узды. Чарада нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров катнашты.

 

Ул "Хәрби хезмәткә чакырылучы яшьләр белән төрле конфесcия вәкилләренең эшләү формалары һәм чаралар" дигән брифингта чыгыш ясады.

Нияз хәзрәт брифингта катнашучыларга Диния нәзарәтенең Россия Хәрби көчләре белән алып барган киң кырлы эшчәнлек хакында сөйләде. "Мөфтият вәкилләре даими рәвештә хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр белән очрашулар уздыралар. Яшьләргә Аллаһ Тәгаләгә иман китерүнең, ихластан  ышануның әһәмияте, рухи кыйммәтләр турында сөйлибез, Пәйгамбәребезнең нәсийхәтләрен җиткерәбез.Шулай ук егетләрне борчыган сорауларга да җавап бирәбез. Мондый очрашулар Казанда гына түгел, ә башка районнарда да оештырыла", - дип белдерде Нияз хәзрәт. Монардан тыш, ул дин әһеләренең көзге һәм язгы чакырылыш кампанияләрендә актив катнашуларын да әйтте.

Чарада ТР хәрби комиссары Сергей Погодин һәм ТР Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары җәмәгать оешмасы рәисе Әхәт Юлдашев та катнашты.

http://dumrt.ru/news/news_18992.html6 FEI 7369 13 FEI 7196 1