2 ноябрь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам_хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров КФУда дәүләт хезмәткәрләренә “Дини беркетмә үзенчәлекләре” (“Особенности религиозного протокола”) темасына лекция үткәрде.
{xtypo_dropcap}2{/xtypo_dropcap} ноябрь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров КФУда дәүләт хезмәткәрләренә “Дини беркетмә үзенчәлекләре” (“Особенности религиозного протокола”) темасына лекция үткәрде.
Ул мәчеттә үз-үзеңне тоту, дин әһелләре белән аралашу һәм мөселман дине чараларын үткәрү кагыйдәләре турында сөйләде, тыңлаучыларның сорауларына җаваплар бирде. Тыңлаучылар зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Ахырдан киләчәктә дә шундый лекцияләрне үткәрү турында килештеләр.