• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

        Быел Казанның иң борынгы һәм иң матур булган Апанай мәчетенә 250 ел тула. Шул юбилейны үткәрү буенча мәчеттә беренче утырыш узды. Анда Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Казан шәһәре башкарма комитетының “Иске татар бистәсе” префектурасы җитәкчесе Марат Зәкәрия улы Усманов; Казан шәһәре башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге җитәкчесе Илнур Габделнасыйр улы Шакиров; танылган архитектор, Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Фәридә Мөхәммәд кызы Зәбирова; тарихчы-галим, Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры урынбасары Радик Рим улы Салихов; Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин; шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Минтаһир улы Фәттиев; Г.Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Фәрди кызы Төхвәтова һәм башкалар катнашты.

       Тарихи документларга караганда, Апанай мәчете 1768-1769 елларда төзелгән. Мәчет тарихын Иске татар бистәсе, Казан, гомумән, татар халкы тарихыннан аерып карау мөмкин түгел. Шуңа күрә юбилей чараларында халкыбызның бай рухи-мәдәни һәм архитектура мирасын; сәүдәгәрлек, милли һөнәрчелек традицияләрен таныту алгы планда торырга тиеш – сөйләшүдә катнашучылар бердәм рәвештә шундый фикергә килделәр. Тиз арада юбилейга багышланган чараларның программасын төзү турында да сүз булды. Юбилей кысаларында күргәзмәләр эшләп торачак; мирасыбыз һәм тарихыбыз белән таныштыру максатыннан мәктәп балалары арасында бәйге узачак. Бәйрәм чаралары яз айларыннан башланып, җәй буе дәвам итәчәк. Йомгаклау чарасы – фәнни-гамәли конференция сентябрь аена тәгаенләнде.