• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay10.jpg

 

Татарстан Диния нәзарәтендә «Вәгазь» телевизион ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Аларга оештыручылардан һәм иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе “Зәкят” хәйрия фонды теләктәшлегендә оештырган бәйгенең максаты татар телендә иң оста вәгазьчеләрне ачыклау; вәгазьләрне халыкка үтемле итеп сөйләү үрнәген булдыру; халыкта Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров «Иң нәфис сөйләм иясе» номинациясендә бүләкләнде.