• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Иске Татар бистәсендә урнашкан “Апанай” мәчете әһелләре узган елда бу гыйбадәтханәнең ачылуына 250 еллык юбилейны билгеләп уздылар. Бер гасыр ярымнан артыграк халыкка әйбәт кенә хезмәт иткәч, хакимияткә килгән дәһриләр 1930 елда аны ябуга ирешәләр. 1995 елда мәчетне мөселман мәхәлләсенә кайтаралар. 2000 елларда реставрация эшләре башлана.

2011 елның 2 декабрендә тулысынча яңартылган Апанай мәчете яңадан ишекләрен ача, азан тавышы намазга чакыра башлый. Апанай мәчетен халыкка кайтаруда, яңартуда Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб һәм Әхмәт хәзрәт Сабиров күп көч куя. Реставрация борынгы бинада элек булганча итеп зур төгәллек белән, сакланып калган архитектура документлары нигезендә башкарыла.

Билгеле булганча, Иске Татар бистәсендә татар эшмәкәрләре яшәгәннәр һәм хезмәт иткәннәр. Шул ук вакытта әлеге төбәк милләтебезнең мәдәният, мәгърифәт, һөнәрчелек, мирасыбызны саклау һәм үстерү үзәге дә булган. Халкыбызның бай мирасын кайтаруга һәм саклауга әлеге мәчет янында урнашкан “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге” дә үзенең лаеклы өлешен кертә. Татар халкының рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен өйрәнү, үстерү һәм тарату аның төп максаты булып тора. Аның җитәкчесе – «Апанай» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров. 2019 елның 11 декабрендә бу үзәк РФнең Юстиция министрлыгында рәсми теркәлү узды. Мәчеттә күбрәк дини чаралар, гыйбадәтләр үткәрелә, ул гыйлем ала торган урын.

Ә безгә исә үзебезнең мөселманнар гына булмавыбызны, татарлар икәнлегебезне дә истән чыгарырга ярамый. Бөек галимебез Шиһабетдин Мәрҗани: “Диндә милли тел, гореф-гадәт һәм милли кием дигән нәрсә юк, тик алар динне саклап калуда булыша”,-дип юкка гына әйтмәгән. «Иман» үзәге төрле юнәлешләр буенча эш алып бара. Мәсәлән, юнәлешләрнең берсе күн эшенә, милли киемнәрне тегергә өйрәтүгә багышланган. Шулай ук гарәп язуына өйрәтү, тарихыбызга, мирасыбызга багышланган лекцияләр үткәрү. Әгәр дә без яшьләребезгә милли багланышларыбызны, рухи байлыгыбызны күрсәтә белмәсәк, андый җәмгыятьнең киләчәге ташка үлчим. Менә шундый мәсләктән чыгып, күптән түгел “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге”ндә 5 нче Казан сәнгать мәктәбе җитәкчелеге белән үзара хезмәттәшлек итүгә багышланган очрашу үткәрелде.

Анда “Иман” үзәге җитәкчелеге, 5 нче сәнгать мәктәбе директоры Юрий Бердников, укыту-педагогика эшләре буенча мәктәп мөдире Татьяна Бердникова катнашты. Билгеле булганча, «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге» милли гореф-гадәтләребезне, бай мирасыбызны халкыбызга кайтаруга һәм саклауга үзенең лаеклы өлешен кертә. Бу гамәл уңышлырак һәм тизрәк барсын өчен башка оешмалар, мәктәпләр белән килешүләр төзелә. Әлеге очрашу шундый максат белән уздырылды да инде. Киләчәк буынның күпчелеге гореф-гадәтләребезне белми, бай мирасыбызны онытып бара.

Шуның нәтиҗәсендә алар хәтта хаталы юлларга да кереп китәргә мөмкиннәр. Менә шуны булдырмас өчен дә мондый очрашулар бик мөһим. 5 нче сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары “Апанай” мәчете төзелүгә 250 ел тулуга багышланган рәсемнәр күргәзмәсендә дә катнаштылар. Алар “Апанай” гыйбадәтханәсе сурәте төшерелгән рәсемнәрне Апанай мәчетенә бүләк иттеләр. Очрашуда 5 нче сәнгать мәктәбе укытучылары “Иман” үзәге шәкертләрен рәсем сәнгатенә өйрәтәчәкләре, ә “Иман” үзәге вәкилләре сәнгать мәктәбе укучыларын гарәпчә матур язу үрнәкләренә төшендерәчәкләре мәгълүм булды.