• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Хаҗ кылу – ислам дине баганаларының берсе. Шул сәбәпле ул сау-сәламәт, балигъ, үз акылында һәм ирекле, юл чыгымнарын күтәрергә матди мөмкинлеге булган һәр мөселманның бурычы (фарыз гамәл). Бу бурычны, үз гомереңдә бер тапкыр булса да үтәү зарур.

Ибне Мәҗәһ тарафыннан китерелгән Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бер хәдисе моңа дәлил булып тора. Әлеге хәдистә болай дип әйтелә: “Пәйгамбәрдән (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) аның бер сәхабәсе сораган: “Аллаһның Илчесе, хаҗ кылу ел саен үтәлергә тиешме, әллә гомергә бер тапкырмы?” Аңа Аллаһның Расүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!): “Бер тапкыр гына, тик кемнең мөмкинлеге бар, аңа (күбрәк тә) мөмкин”, – дип җавап биргән.

Әлһәмдүлилләһ, хаҗ кылу ниятләре һәм мөмкинлекләре булган мөселманнарыбызның саны елдан-ел арта бара. Быел Татарстан Республикасына хаҗ кылу өчен 1800 урынлык квота бүлеп бирелгән. 30 июль көнне Казаннан Согуд Гарәбстанына очкан хаҗиларның бер төркемен Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җитәкли.