• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Апас районының Олы Бакырчы авылында даими төстә дини чаралар үткәрелеп килә. Авылның имамы Шәүкәт хәзрәт Гайнетдинов дини мәҗлесләрне еш уздырырга тырыша, ул мәҗлесләргә мәктәп укытучыларын да чакыра, бөтен авыл халкын җыя. 10 сентябрьдә узган корбан мәҗлесенә Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апас районының имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Апас районы башлыгы урынбасары Луиза Сафина чакырулы иде, барлыгы йөздән артык кеше катнашты.

Башта вәгазьләр сөйләнде, Коръән укып, догалар кылынды, аннан соң корбан итеннән әзерләнгән ризыклар чыгарылды.

- Мондый мәҗлесләрнең максаты корбан ите белән сыйлау гына түгел, бергә җыелып Коръән укыганда, дога кылганда күңелләр сафлана, пакьләнә, гыйлемнәребезнең артуына да сәбәп булып тора. Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә шундый күркәм мәҗлесләр уздырырга насыйп итсен, - ди Нияз хәзрәт.

Шунысы да сөендерә:Олы Бакырчыда мәчеткә йөрүчеләр саны елдан-ел арта бара. Шәүкәт хәзрәт имам булып сайланган елларны җомга намазына ун-унике кеше йөргән булса, хәзер утыздан артып киткән.