• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay10.jpg

Апанай мәдрәсәсендә 6 ноябрь көнне мәдрәсәбезнең милли күн эшләре остазы Гелназ Ильясованың 50 яшьлек юбилее узды. Бу күркәм мәҗлестә Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, юбилярның туганнары һәм дуслары катнашты.

Очрашуда Коръән аятьләре укылды, догалар кылынды, мөнәҗәтләр әйтелде. Кунаклар җылы хәтирәләре белән бүлештеләр, Гелназ остазга изге теләкләр белдерделәр, бүләкләр тапшырдылар.