• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Төмән шәһәрендә имамнар өчен уздырылган дини белемнәрне арттыру курсларында татар галимнәре Габденнасыйр Курсави белән Мөхәммәдмурат Рәмзинең тормыш юлы һәм хезмәтләре турында чыгыш ясады.

Курсларга ул Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков чакыруы буенча барды. Төмән өлкәсеннән һәм күрше өлкәләрдән җыелган сиксән дин әһеле лекцияне зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр; эчтәлекле, файдалы чыгышы өчен хәзрәткә рәхмәт әйттеләр.

Мондый курслар Төмәндә өлкә мөфтияте тарафыннан һәм хакимият ярдәме белән квартал саен үткәрелә. Нияз хәзрәткә узган ел да шундый курсларның берсендә катнашып, татар халкының рухи мирасы турында сөйләргә насыйп булган иде.