26нчы август көнне тарихчы Әскәр Гатин җитәкчелегендә «Печән базары» фестивалендә катнашучылар Апанай мәчетен һәм мәдрәсәсен зиярәт иттеләр.
Әскәр Гатин мәчетнең һәм мәдрәсәнең тарихы турында бай мәгълүмат бирде. Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров кунакларны мәчетнең һәм мәдрәсәнең бүгенге эшчәнлеге белән таныштырды, Апанай мәдрәсәсе буенча экскурсия үткәрде.