6 август көнне Апанай мәчете каршында балалар һәм олылар өчен Мәхәллә бәйрәме узачак. Әлеге чарада балалар өчен төрле уеннар, кызыклы бәйгеләр, ярышлар үткәреләчәк. Танылган җыр-моң осталары мөнәҗәтләр башкарачак, каләм ияләре шигыйрьләр сөйлиячәк. Шулай ук бәйрәмдә Хәләл ярминкә
{xtypo_dropcap}6{/xtypo_dropcap} август көнне Апанай мәчете каршында балалар һәм олылар өчен Мәхәллә бәйрәме узачак. Әлеге чарада балалар өчен төрле уеннар, кызыклы бәйгеләр, ярышлар үткәреләчәк
Танылган җыр-моң осталары мөнәҗәтләр башкарачак, каләм ияләре шигыйрьләр сөйлиячәк. Шулай ук бәйрәмдә Хәләл ярминкә оештырылачак. Хәләл ризык җитештерүчеләр үз товарларын тәкъдим итәчәк. Татып карау мөмкинлеге тудырылачак. Халык һөнәрчелеге осталары мастер-класслар күрсәтәчәк.
Мәхәллә бәйрәмен оештыручылар: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге, Апанай мәчете, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге, “Иске шәһәр” префектурасы һәм Хәләл индустриясенең Милли ассоциациясе (НАСИХ).
Башлана 13:00.
Апанай мәчетенең адресы: Казан шәһәре, Каюм Насыри урамы, 27 йорт.
Һәркайсыгызны бәйрәмгә көтеп калабыз!