• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

14нче мартта Апанай мәчетендә онлайн Апанай мәдрәсәсенең эшчәнлегенә багышланган җыелыш узды. Интернет мәдрәсәдә 1000нән артык хатын-кызлар һәм ирләр өчен Коръән дәресләре бирелә. Дәресләрне тулы Коръәнне яттан белүче, тирән белемле, тәҗрибәле мөгаллимәләр һәм мөгаллимнәр алып бара.

Күптән түгел беренче төркем шәкертләре тәҗвид фәне буенча имтихан тапшырдылар. Имтиханны Коръән хафизларны әзерләү үзәге мөгаллимнәре кабул иттеләр һәм мәдрәсәнең эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.
Бүгенге җыелышта Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт, Апанай мәдрәсәсенең җитәкчесе Әхмәт хәзрәт, Коръән хафизларны әзерләү үзәге мөгаллиме, хафиз Нурислам хәзрәт һәм онлайн Апанай мәдрәсәсе баш мөгаллимәсе Габдерахман кызы Сәгадәт ханым катнашты. Мәҗлестә өч ай дәвамында алып барылган дәресләргә нәтиҗәләр ясалды, яңа планнар билгеләнде. Апанай мәчете мәхәлләсе исеменнән Сәгадәт ханымга һәм Нурислам хәзрәткә рәхмәт сүзләре җиткерелде һәм хәдисләр җыентыклары бүләк ителде.