• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay10.jpg

2нче декабрь көнне Апанай мәчетендә күркәм чара – "Апанай апайлары" исемле 9нчы ноябрьдә яңа гына оешкан мөнәҗәт төркеменең беренче чыгышы узды. Төркемнең җитәкчесе профессионал мәдәният эшлеклесе, күп мөнәҗәтләрнең авторы һәм башкаручысы Гөлсинә ханым Сабыр.

Мөнәҗәтләр – борынгыдан килгән кыйммәтле рухи мирасыбыз, халкыбызның хәтер бизәге. Шуны өйрәнеп, саклап калып, киләсе буыннарга тапшыру нияте белән "Иман" мәдәният-мәгърифәт үзәгендә мөнәҗәтләрне уку дәресләре башланды. Уңышлы һәм дәвамлы булсын.