• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

3 мартта Питрәч районының Шәле авылында бик күркәм вакыйга булды. Биредә берничә ай дәвамында оештырлган инкыйлабка кадәр чыккан-язылган китаплар, кулъязмалар музее ачылды. Барлыгы 60 экспонат тупланган.

{xtypo_dropcap}3{/xtypo_dropcap}мартта Питрәч районының Шәле авылында бик күркәм вакыйга булды. Биредә берничә ай дәвамында оештырлган инкыйлабка кадәр чыккан-язылган китаплар, кулъязмалар музее ачылды. Барлыгы 60 экспонат тупланган.

Китапларның күбесе 1905 елга кадәр нәшер ителгән. Иң борынгысы 1878 елда дөнья күргән Коръәндә искә алынган хатын-кызлар турындагы китап.
Әлеге музейны ачу бәйрәмендә катнашкан нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров сүзләренә караганда, биредә тупланган басмалар арасында Әхмәтһади Максуди һәм Галимҗан Баруди китаплары аеруча кызыксыну тудыра.
Нияз хәзрәт бу көнне җомга намазын уздырды, вәгазь сөйләде һәм музейга “Иман” нәшрияты китапларын бүләк итте.
Музйны ачуда Питрәч районы мөхтәсибе урынбасары Руфат хәзрәт Мөслимов, авыл халкы катнашты.