• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

24 гыйнварь көнне Биектау районы Ямаширмә авылы мәктәбендә олуг дин галиме, күренекле педагог, мөфти Галимҗан Барудиның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган l республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

{xtypo_dropcap}24{/xtypo_dropcap}гыйнварь көнне Биектау районы Ямаширмә авылы мәктәбендә олуг дин галиме, күренекле педагог, мөфти Галимҗан Барудиның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган l республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Конференция эшендә республиканың төрле төбәкләреннән килгән укучылар, укытучылар, ТР Мәгарифне үстерү институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты мөгаллимнәре, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм Биектау районы дин вәкилләре катнашты. 

Нияз хәзрәт Сабиров үз чыгышында ТР мөфтие исеменнән сәлам сүзләрен җиткерде, Галимҗан Баруди елы кысаларында ТР мөфтияте тарафыннан үткәреләчәк проектлар һәм Галимҗан хәзрәтнең кайбер хезмәтләре турында сөйләде, мәктәпкә “Иман” нәшрияты китапларын бүләк итте.